Җир кешесе идеңме син?! Белмим…

Җир кешесе идеңме син?! Белмим.
Күкләр очраштырды микән әллә?!
Мәңгелекнең күзләренә карап,
Гөрләвекләр ерып йөргән мәлдә

Сине күрдем. Нәкъ шул мизгелдә мин
Йөрәгемнең кайдалыгын тойдым.
Карашыңа камалдым да…яндым!
Сине таптым! Үз-үземне җуйдым…

Чынбарлыгым җуйдым. Синең сүзләр
Яратуның иң югары ноктасымы әллә?!
» Газапларын миңа калдыр. Зәңгәр күзле кызны
Бик бәхетле ит син, Ходам!»- дигән мәлдә

Мизгел тукталды да калды. Баштанаяк чумдык,
Уралдык без кереп чыклы таңга!..
Бармак очларыңа орынганда
Кояш кайнарлыгы иде җанда!

Ә шулай да гайре табигый хәл.
Бер хакыйкать мине хәйран иткән:
Безнең шулкадәрле шашынудан ничек
Бу дөньяга ут капмады икән?!.

Эльмира Җәлилова

Комментарии:

Добавить комментарий

Войти с помощью: 

Ваш e-mail не будет опубликован.

Имя *
E-mail *
Сайт